Кара су куяны (куян, мәче) безне ел дәвамында озата барды. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республикабызда куяннарның күпмегә артуын исәпләп чыгарды.
Кроликлар һәм куяннар куяннар семьялыгына, куянсыманнар отрядына керә. Бу семьялыкта берничә төр бар: үр куяны, ак куян, песчаник, маньчжур куяны һәм кыргый кролик. Республикада 2 төре – үр куяны һәм ак куян яши.
Ак куян – урманнарда һәм куаклыкларда яшәүче җәнлек. Башлыча ак куян төнлә актив. Кыш көне, ятак әзерләп, җәнлек карда бик тирән керергә мөмкин. Ятагында урнашкач, ул берникадәр вакыт янәшәдә ниндидер куркыныч юкмы икәнен тыңлый һәм тирә-юне тыныч булуына инангач кына йоклап китә. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән, бу төрне аулау тыела. Бүген аның саны 9402 башка җитә.
Үр куяны – халык әкиятләрендәге иң яраткан персонажларның берсе. Ул бераз куркаграк, мактанчык, ләкин шул ук вакытта искиткеч җитез һәм зирәк. Алар бер-берсе белән тәпиләрен бәргәләп аралашалар. Бу тавышлар барабан какканны хәтерләтә. Республикада 37212 баш үр куяны яши.