Яңа ел каникулы көннәрендә Чистайда «Яшел патруль» район экологик турниры узды. Турнирда Чистай, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә укучылары катнашты. Аларның белемнәрен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, район Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте вәкилләре бәяләде.
Мондый интеллектуаль бәйгеләр оештыру яшьләрдә әйләнә-тирә мохит проблемаларына интерактив формада кызыксыну уятырга һәм яңа аудитория җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Үсеп килүче буын мондый форматтагы чараларда теләп катнаша. Ә аларны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтләргә җәлеп итү хәзер элеккегә караганда да актуаль. Глобаль экологик проблемалар көннән-көн әһәмиятлерәк була бара.
Чара барышында балалар «Татарстан тыюлыклары», «Тереклек дөньясындагы гаҗәп хәлләр» викториналарында катнаштылар, анда республика флорасы һәм фаунасы турында белемнәрен күрсәттеләр. Җавап биргәндә алар Татарстан Республикасының Кызыл китабы материалларын белүләренә, шулай ук тыюлыклар, заказниклар һәм табигать һәйкәлләре турында үз күзаллауларына таянып эш иттеләр. Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.