Шәһәр чикләрендә бик еш кына ябалакларны очратырга мөмкин. Битараф булмаган татарстанлылар шәһәр тормышына күнекмәгән ерткыч кошлар бәладәдер дип борчыла.
Шуңа бәйле рәвештә, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты шәһәр халкын, әгәр беренче карашка кошларның сәламәтлеге белән бәйле ачык проблемалар табылмаса, аларны тотмаска һәм ярдәм итәргә тырышмаска чакыра. Хәтта ябалакны каргалар көтүе куганда да, сәламәт кош аларны башкаларның ярдәменнән башка да җиңә ала.
Алар агрессия күрсәтәләр, ләкин бу көндез шулай, чөнки ябалак үзенең тәүлеклек активлыгы аркасында ярым йокылы хәлдә була. Әгәр кош көчсезләнмәгән һәм тыныч кына оча икән, димәк ул нормаль физиологик халәттә.
Ябалакның җәрәхәтләнгән очраклары искәрмә булырга мөмкин. Җәрәхәтләрне бик җиңел күреп була: тәнендә кан, аяклары һәм канатлары табигый булмаганча каерылган булырга мөмкин. Ябалакның ярдәмгә мохтаҗ икәнлегенә ышанган очракта гына, аны тотып, мал табибына күрсәтергә мөмкин.