Язгы могҗиза: Татарстанга парлы аккошлар кайта

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Татарстанлыларны матур һәм нәзәкатьле кошларның күпләп кайтулары сөендерә. Беренче пар ысылдык аккошларны Биектау, Чүпрәле, Кукмара, Ютазы районнарында елгаларда күрәләр.

Аларның бер өлеше эреп бетмәгән боз катламына төшкән, ә кайсыларыдыр кар һәм боздан арчылган сулыкларда урнашкан. Ләкин кошлар өчен борчылырга кирәкми. Май запасы аларга бозда йокларга мөмкинлек бирә, һәм табигый азыклар да алар өчен җитәрлек.

Суүсемнәр арасыннан аккошларны һәркем дә күрә алмый. Алар тыныч сулыкларда яшеренәләр.  Аккошлар монда җәй үткәрергә һәм нәсел калдырырга кайталар. Алар кечкенә күлләрдә һәм буаларда да, зур сулыкларда да тукталырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International