Бәхетле очрак: Ике поши бозавының яңа яшәү урынына юлыгуы

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Ике яшь боланны коткару белән бәйле гаҗәеп вакыйга Әгерҗе районының Крынды авылында булган. Ваемсыз булмаган кешеләр аларга ачлыктан һәм салкыннан үлмәскә ярдәм иткәннәр. Кешеләр авыл читендә ялгыз йөрүче пошиларны күреп ала. Аларга белгеч ярдәме кирәклеген аңлап, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәләр.

Башта барысы да әниләре балаларын алырга киләчәгенә һәм гаиләнең яңадан берләшәчәгенә өметләнгәннәр һәм ышанганнар. Әмма могҗиза булмаячагы аңлашылгач, аларга көн саен кәҗә сөте эчерткәннәр. Поши бозаулары ныгып киткәч, аларны терлекчелек фермасына илтәләр, анда исә яңа зур гаиләгә кушылалар. Бик аралашучан һәм кызыксынучан нәниләр яңа урында тиз ияләшәләр. Әгәр дә кешеләр шундый ярдәм күрсәтмәсәләр, аларның язмышы болай яхшы да булмас иде, бәлки.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International