Ял көннәрендә Татарстан юлларында кыргый хайваннар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте була

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Республика юлларында кыргый хайваннар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте ял көннәрендә була. Һәлакәтләр Казан – Йошкар-Ола трассасының 98 км ында Питрәч районының Иске Шигали авылы янында һәм Чистай районында трассада була. Нәтиҗәдә өч яшь болан үлә. Машиналар җитди зыян күрә.

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне тизлек режимын үтәргә, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, кыргый хайваннарның күченү мөмкинлеге булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне күз уңыннан ычкындырмаска һәм мөмкин булганча тәүлекнең якты вакытында йөрергә тырышырга чакыра. Тыюлыклар, заказниклар янында яки урманнарда кыргый хайваннарның күченү ихтималы зур булган өлешләрдә аеруча игътибарлы булырга һәм, бәрдермәс өчен, тизлекне киметергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International