Татарстанда «Уылдык – 2024» операциясенә йомгак ясалды

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Радик Мотахаров «Уылдык – 2024» комплекслы оператив-профилактик операция нәтиҗәләре турында сөйләде.

«Күзәтчелек ведомстволарының уртак эше кысаларында 25 апрельдән 5 июньгә кадәр республика сулыкларында 3052 рейд чарасы үткәрелде, җинаять-җәза гамәлләре билгеләре булган 34 факт ачыкланды, 828 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылды. Сулыклардан 2406 законсыз тоту коралы алынды. Су биологик ресурсларына карата 48 млн сумлык зыян булдырылмый калган. Рейд чаралары саны аз гына артуга карамастан, ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре төзелгән административ материаллар санын 40 % ка арттырды», – диде ул.

Моннан тыш, су дәрәҗәсе тотрыксыз шартларда, үрчү өчен уңай шартлар тудыруда, шулай ук «Балык – Булсын! Рыбе-Быть!)» акциясе кысаларында Татарстан су объектлары акваторияләрендә су биологик ресурсларын саклау һәм үрчетү максатларында 24 км дан артык ясалма уылдык чәчү урыны урнаштырылды. Акциядә 1300 дән артык кеше, шул исәптән үсеп килүче буын катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International