Республиканың ике автомобиль трассасында кыр кәҗәсен һәм пошины бәрдерәләр

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Ял көннәрендә республика юлларында кыргый хайваннар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте була. Һәлакәтләр Яңа Чишмә районында Казан – Ырымбур трассасында, Питрәч һәм Теләче районнары чигендә Казан – Шәмәрдән трассасында була. Машина йөртүчеләр җиңел автомобильдә кыр кәҗәсен һәм пошины бәрдергәннәр. Хайваннар алган җәрәхәтләрдән үлгән. Машиналар җитди зыян күрә.

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне тизлек режимын үтәргә, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, кыргый хайваннарның күченү мөмкинлеге булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне күз уңыннан ычкындырмаска чакыра. Тыюлыклар, заказниклар янында яки урманнарда кыргый хайваннарның күченү ихтималы зур булган өлешләрдә аеруча игътибарлы булырга һәм, бәрдермәс өчен, тизлекне киметергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International