Зәңгәр күлләрдә табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклау буенча рейдлар уза

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

«Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать заказнигы – үз эченә күлләр һәм киң урман кишәрлекләрен алган комплекслы заказник. Бу күлләр танылу ягыннан иң югары дәрәҗәдә тора. Бүгенге көндә Зәңгәр күлләр туристлар өчен табигый истәлекле урын һәм массакүләм көндәлек ял итү өчен яраткан урын булып тора.

Табигатьне саклау законнарының, аерым алганда, күрсәтелгән территорияләрне махсус саклау режимының үтәлешен контрольдә тоту һәм заказникның табигый комплексына зыян китерүне булдырмау максатыннан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм заказник администрациясе хезмәткәрләре тарафыннан тәүлек әйләнәсе рейд чаралары үткәрелә.

Бу атнада гына да заказник территориясендә рейд барышында «Махсус саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу» РФ Административ хокук бозулар Кодексының 8.39 статьясы буенча механик транспорт белән йөрү һәм тукткап тору, акваланг белән яки махсус җиһазлар белән суга чумган өчен 6 административ беркетмә төзелде.

«Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать заказнигы территориясендә түбәндәгеләрнең тыелуын исегезгә төшерәбез:

механик транспорт һәм йөзү чаралары, шул исәптән көймәләр һәм сапбордлар белән йөрү һәм туктап тору;

махсус билгеләнгән урыннарда су коенудан тыш Кече Зәңгәр, Зур Зәңгәр, Агым күлләрдә су коену;

акваланг яки махсус җиһазлар белән чуму.

Хөрмәтле гражданнар, эшмәкәрләрнең Зәңгәр күлләрдә дайвинг белән шөгыльләнү тәкъдимнәренә ризалашмагыз. Бу заказникның махсус саклау режимын бозу санала.

Аеруча саклана торган табигый территорияләрнең махсус режимны бозган өчен, Россия Федерациясе законнары белән административ һәм җинаять җаваплылыгы билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International