«Уылдык – 2025»: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Идел култыгында браконьерны тоткарлаган

2025 елның 11 мае, якшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Идел буе районының «Залив» коммерцияле булмаган бакча ширкәтеннән көньяк-көнчыгышка таба 100 м да Идел елгасы култыгында «Уылдык чәчү» комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында законсыз балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан гражданин тоткарланды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Исегезгә төшерәбез: 5 июньгә кадәр республикабыз акваторияләрендә «Уылдык–2025» комплекслы оператив-профилактик операциясе уза. Һәвәскәр балык тоту өчен, бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International