Сак булыгыз, кыргый хайваннар: Республиканың өч автомобиль трассасында өч юл-транспорт һәлакәте булган, кешеләр зыян күргән

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Тәүлек эчендә республика юлларында өч юл-транспорт һәлакәте була. Беренчесе – «Казан-Ырымбур» автоюлында Казан ягына баручы машина йөртүче җиңел автомобильдә пошины бәрдерә һәм үзе дә юл читенә әйләнеп төшә. Хайван алган җәрәхәтләрдән үлә. Машина җитди зыян күрә, 3 кеше зарарлана.

Тагын ике юл-транспорт һәлакәте «Казан-Ырымбур» автотрассасының 180 км ында һәм «Зеленодольск-Волжск» автотрассасында булган. Җиңел машина йөртүчеләр поши һәм кыр кәҗәсен бәрдергәннәр. Хайваннар алган җәрәхәтләрдән үлгән, автомобильләр җитди зыян күргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International