Казанлылар Кызыл китапка кертелгән канаты сынган төн күгәрченен коткара

2024 елның 9 августы, җомга

Очып китә алмый азапланучы гадәти булмаган кошны торак комплекслары төзелешенең берсендә Казанның битараф булмаган кешеләре күреп ала. Кош җәрәхәт алган дип уйлап, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә мөрәҗәгать итәләр. Тикшергәннән соң, кунакның Кызыл китапка кертелгән канаты сынган гади төн күгәрчене икәне ачыклана.

Хәзер кош Зеленодольск районындагы тернәкләндерү үзәге белгечләре күзәтүе астында яши һәм көч җыя. Тернәкләнү белән аны иреккә җибәрәчәкләр.

Төн күгәрчене – эңгер-меңгердә яшәү рәвеше алып баручы төнге кош. Зур томшыклы һәм авызлы, миләш чыпчыгыннан бераз зуррак кош. Бөҗәкләр белән туклана, ул аларны очып барганда тота. Соңгы 10 елда Татарстан территориясендә Азнакай, Әлки, Әлмәт, Баулы, Балтач, Биектау, Зеленодольск, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында һәм Казан территориясендә күрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International