ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында кадрлар резервына бәйге игълан ителде

2024 елның 4 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында әйдәп баручы вазыйфалар («җитәкчеләр» категориясе) төркеменә кадрлар резервына бәйге игълан ителә. Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлегенә кандидатлар карала (Арча районы).

Конкурста катнашу өчен гаризаларны кирәкле документлар белән бергә 24 октябрьгә кадәр (әлеге датаны да кертеп) конкурс комиссиясе секретаре кабул итә, адресы: Казан шәһәре, Октябрь урамы, 8 йорт, каб.203, тел. 598-41-48, электрон рәвештә «Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2024 елның 12 ноябрендә узачак.

Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында һәм «Кадрлар сәясәте» өстәмә битендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International