Иҗтимагый совет утырышы барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус саклана торган табигый территорияләр өлкәсенә дәүләт күзәтчелеге идарәсе башлыгы Петр Ковкрак «Аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару» дәүләт хезмәтен күрсәтү өлешендә законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде.
1 сентябрьдән беренче тапкыр яисә гамәлдән чыгарылганнан соң кабат билет алырга теләүче гражданнар укулар узарга һәм тест формасында аучылык минимумын тапшырырга тиеш булачак. «Булачак аучыларның кыргый хайваннар биологиясе нигезләрен һәм аучылык кагыйдәләрен, ау вакытында куркынычсызлык, ау кораллары белән эш итүдә куркынычсызлык таләпләрен, беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен, шулай ук урында ориентлашу һәм аучылык ресурслары белән эш итү күнекмәләрен белүләрен тикшерәчәкләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, белемне мөстәкыйль рәвештә дә, махсус оешмаларда да, аучылык хуҗалыгы белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрдән һәм аучылык стажы биш елдан артык булган аучылардан да алырга мөмкин булачак. Аучылык минимумына керә торган алынган белемнәрне тикшерү Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан башкарылачак.