ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Эчке эшләр линия бүлеге хезмәткәрләре белән уртак рейд чарасы барышында Лаеш районының Паново авылы янындагы «Мишә елгасы тамагы» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә тыелган балык тоту кораллары белән балык тотучы граждан тоткарланды.
Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Исегезгә төшерәбез: 1 февральдән 15 апрельгә кадәр Мишә елгасы тамагында промысел һәм һәвәскәр балык тотуга тыю кертелгән. Чикләүләр су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясен һәм аларның үрчүе өчен уңайлы шартлар булдыру максатыннан кертелде.