Исегезгә төшерәбез: бу очрак 2024 елның ноябрендә булды, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре рейд барышында Аксубай районының Щербень авылы янындагы гомуми файдаланудагы биләмәдәә урман буйлап хәрәкәт итүче автомобильне күрәләр. Дәүләт комитеты хезмәткәрләренең документлар һәм автомобильне карарга тәкъдим итү таләбе игътибарсыз калдырыла. Законлы таләпләргә буйсынмый, машина йөртүче кача башлый, шуның белән РФ КоАП 8.37 статьясының 1.3 өлешен боза. Эзәрлекләү барышында автомобильне туктаталар.
Суд карары буенча гражданинны ауны гамәлгә ашыру хокукыннан мәхрүм итәләр. Гамәлдәге законнар нигезендә Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан корал йөртүгә һәм саклауга рөхсәт гамәлдән чыгарылды, шулай ук 6 берәмлек утлы корал һәм аларга сугыш кирәк-яраклары тартып алынды.