Үги ана яфрагының чәчәк атуы Казанда һәм Спас районының «Спас» тыюлыгы территориясендә теркәлгән.
Бу үләнчел үсемлек беренчеләрдән булып чәчәк ата. Тышкы яктан гади һәм бик танылган булуга карамастан, үги ана үзендә кызыклы билгеләрне берләштерә. Үсемлек тизрәк чәчәк атарга һәм җимеш бирергә тырыша, шуңа күрә соңрак барлыкка килә торган яфракларын җитештерүгә көч сарыф итми. Моннан тыш, үги ана яфрагы – иртә язда бал кортларына нектар һәм серкә туплаган кыйммәтле бал бирүче дә.