Бүген күп кенә илләрдә һәм Россия шәһәрләрендә гадәти булмаган бәйрәм – Халыкара кондыз көне билгеләп үтелә. Ул үсеп килүче буынның гына түгел, өлкәннәрнең дә игътибарын җәнлекләр популяциясен торгызу проблемаларына җәлеп итү өчен булдырылган. Бу бәйрәм көнендә кондызлар турында күбрәк белү өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре алар турында берничә кызыклы факт сайлап алды:
1. Кондыз – иң эре кимерүчеләрдән берсе. Европада ул зурлыгы буенча беренче урында, ә дөньяда – Үзәк һәм Көньяк Америкада яшәүче капибарадан соң икенче урында тора.
2. Колак һәм борын клапаннарын, шулай ук авызын каплап, кондыз су астында 10 – 15 минут була ала, шул ук вакытта 700 метрга кадәр ара үтә ала.
3. Күпләр койрык кондызларга йөзәргә булыша дип уйлый, ләкин бу алай түгел. Суда бу максаттан алар элпәсыман арткы аякларын кулланалар. Койрыгы исә кондызларга тигезлекне сакларга һәм тән температурасын көйләргә булыша. Ә тагын ул май саклау өчен «кладовой» ролен уйный.
4. Кондызлар – хайваннар дөньясының кимерүчеләр отрядыннан суда үзенә торак (өйләр) һәм плотиналар төзи алган бердәнбер вәкилләре. Алар тумыштан ук ояныны ничек оештырырга һәм ничек төзергә икәнен беләләр. Кондызларның яшәү урыны һәрвакыт су өстеннән югарырак, ә менә керү урыны һәрвакыт су астында.
5. Кондызларда матриархат хөкем сөрә. Кондызның уртача гомер озынлыгы – 14 ел. Иректә булмаса, бу яшь өч тапкырга диярлек арттырылырга мөмкин. Кондыз балаларын песи балалары (котята) дип атыйлар. Алар әти-әниләре белән ике ел яшиләр, ә икенче елда яңа туган балаларны тәрбиялиләр.
Республика территориясендә бер төр кондыз – Ауропа кондызы яши. Аларның саны 14397 исәпләнә. Киң таралган. Ә иң күп сан Минзәлә, Әгерҗе, Алексеевск һәм Мөслим районнарында теркәлгән.