Бүген «Спас» тыюлыгы территориясендә ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган уртак күзәтчелек чарасы барышында Спас районының Куралово авылыннан бер километр ераклыкта Үтүшкә елгасында һәм Мамадыш районының Омар авыл җирлеге территориясендә Кама елгасында тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы гражданнар тоткарланды.
Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эшләре кузгату мәсьәләсе хәл ителә.