Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты һәм Вахитов, Идел буе районнары администрацияләре белән берлектә урамдагы сәүдә урыннары буйлап рейд чарасы үткәрделәр.
Рейд барышында Вахит районында елга балыгын сату фактлары теркәлде. Хокук бозучыларга карата «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.2 статьясындагы 2 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында кисәтү һәм беркетмә төзелде.