ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кадрлар резервына кертүгә конкурска йомгак ясады

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында су биологик ресурслары бүлеге башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына керү өчен конкурс узды. Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының кадрлар бүлеге баш киңәшчесе Анастасия Басова катнашты.

Нәтиҗәләр кандидатларга язма (яисә электрон) рәвештә бәйге тәмамланганнан соң 7 көн эчендә җибәреләчәк. Конкурста катнашырга рөхсәт бирелмәгән претендентларның һәм конкурста катнашкан кандидатларның документлары конкурс тәмамланганнан соң өч ел эчендә язма гариза буенча кире кайтарылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International