ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан «Спас» заказнигы территориясендә полиция хезмәткәрләре белән уртак күзәтчелек чарасы барышында тыелган аулау кораллары белән көймәдә су биологик ресурсларын (кысла) тотучы гражданны тоткарладылар. Аның моторлы резина көймәсе һәм 10 кысла аулагычы тартып алынды.
.jpeg)
Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.