ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә Прость елгасы яры буенда өмә оештырды. Аларга Булдыр авыл клубы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре, район Ата-аналар советы һәм Әтиләр советы активистлары, шулай ук Беренчеләр хәрәкәте, «Яшь табигать сакчысы» һәм «ЮИД» отрядлары вәкилләре дә кушылды.
.jpeg)
Чарада балаларның катнашуы аеруча әһәмиятле булды. Алар, бик тырышып, өлкәннәргә ял итүчеләр калдырган чүп-чарны җыярга булыштылар. Пластик шешәләр, азык-төлек төргәкләре, азык-төлек калдыклары, пыяла, пленка, тастымал һәм яр буенда калган башка калдыклар.
.jpeg)
Балаларны әйләнә-тирә табигатьне кайгырту рухында тәрбияләү гражданлык җаваплылыгын һәм үз-үзен тотышын формалаштыруда мөһим роль уйный, шулай ук экологик фикерләүне һәм әйләнә-тирә дөньяга хөрмәт хисе үстерүгә ярдәм итә. Табигатьне кайгыртыйк, шул чакта Планета башкарган эшебез өчен рәхмәт әйтер!