Ял көннәрендә республика юлларында кыргый хайваннар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте була. Шуларның берсе – Лаеш районында М-12 трассасының 834 нче чакрымында. Мотоциклчы яшь пошины бәрдерә. Мотоциклчы һәм хайван алган җәрәхәтләрдән урында ук үлә.
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне тизлек режимын үтәргә, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, кыргый хайваннар кисәк килеп чыгу мөмкин булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне күз уңыннан ычкындырмаска чакыра.