Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов Төньяк Евразиянең XVI халыкара орнитология конференциясендә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
.jpg)
«Мондый чараларны уздыруның 70 еллык тарихы дәвамында орнитология мәсьәләләренә кагылышлы мөһим проблемалар күтәрелә. Бөек галим-орнитологлар җыелган конференциядә дүрт көн дәвамында фундаменталь һәм гамәли орнитология мәсьәләләре, тикшеренү нәтиҗәләре һәм киләчәккә эш планнары турында фикер алышачакбыз. Барлык катнашучыларга да нәтиҗәле фикер алышулар, ә кунакларга соклангыч язгы Казан белән танышып өлгерүләрен телим», – диде ул.
Белешмә:
Төньяк Евразиянең Халыкара орнитология конференциясе Казанда 21 – 24 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында уза. Конференциягә 18 илдән, шул исәптән Россия, Кытай, АКШ, Европа, Азия һәм якын чит илләрдән 250 эксперт, 70 югары уку йорты, 40 фәнни үзәк, 37 тыюлык һәм милли парклар килгән.