ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүген суда йөзүче киек кошларга (казлар) язгы ау сезоны тәмамлана. Аучылык ресурсларын аулап алу турында мәгълүмат, рөхсәт срогы тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, рөхсәт алган урынга тапшырылырга тиеш.
Игътибарыгызны юнәлтәбез: белешмәләрне тапшырмау яисә үз вакытында тапшырмау гражданны теләсә нинди аучылык ресурсларын аулауга 1 елга рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм итә. Моннан тыш, аулап алынган аучылык ресурслары турында белешмәләрне вакытында тапшырмаган өчен Административ хокук бозулар кодексында җаваплылык каралган.