Флора һәм фауна дөньясы турында: Яшь татарстанлылар табигатьне саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Экологик белемнәр атналыгы һәм Җир көне кысаларында Яшел Үзән районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, Казан һәм Лаеш районы гимназистлары янында булды.

Чаралар барышында нәниләр һәм гимназистлар урманнардагы флора һәм фауна бәйләнеше һәм аны ничек дөрес сакларга кирәклеге турында белделәр. Ә интерактив викторинада катнашып, алар әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы белемнәрен практикада ныгыттылар.

Мондый чараларны оештыру үсеп килүче буында иҗади сәләтләрен үстерергә генә түгел, табигать белән аңлашып яшәп, үсемлекләргә һәм хайваннарга мәхәббәт тәрбияләргә дә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International