«Уылдык чәчү 2025»: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Дала Зәе» елгасы территориясендә тыелган балык тоту коралларын тартып алды

2025 елның 25 апреле, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе вәкилләре белән берлектә «Уылдык чәчү» операциясе кысаларында һәм «Дала Зәе» елгасының махсус сакланулы табигый территориясендә рейд барышында 10 ятьмә, моторлы резина көймә табып тартып алдылар.

Исегезгә төшерәбез: бүгеннән 5 июньгә кадәр республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелде. Һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный. Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International