Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советы утырышы узды. Киңәшмә ТР Министрлар кабинетында узды. Чарада министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук муниципаль районнар вәкилләре катнашты.
1 кварталдагы уртак эш турында төп доклад белән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков чыгыш ясады.
«Җылы һава торышы һәм елгаларның боздан иртә арчылуы һәвәскәр балыкчыларның гына түгел, браконьерларның да игътибарын җәлеп итте. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күзәтчелек эшчәнлегенең үсеше күзәтелә. 1 кварталда хезмәткәрләр тарафыннан 284 административ хокук бозу, 15 җинаять эше ачыкланды, сулыклардан 815 законсыз балык тоту коралы алынды», – диде ул.
Үзенең чыгышында республикада башланган «Уылдык чәчү» комплекслы оператив-профилактик операциясенә аерым игътибар бирде. 25 апрельдән 5 июньгә кадәр республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.
«Уылдык» операциясе күзәтчелек чаралары гына түгел, ә су биологик ресурсларын үрчетүгә һәм саклауга юнәлдерелгән чаралар да ул. Алдагы еллардагы тәҗрибә уылдык чәчү өчен ясалма урыннар урнаштыруның нәтиҗәле булуын күрсәтә. Муниципаль районнардан, бу эшне дәвам итүне һәм җәмәгатьчелекне җәлеп итүләрен үтенәм», – диде ул.