ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре алты ел дәвамында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаша. Бүген алар Биектау, Лаеш һәм Спас районнарында нарат һәм чыршы үсентеләре утырттылар.
«Хәтер бакчасы» акциясендә катнашу – безнең яшелләндерүгә һәм табигатьне саклауга керткән өлешебез генә түгел, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алу һәм ихтирам итү дә», – ди «Чулпан» тыюлыгы башлыгы Дамир Фатихов.
Исегезгә төшерәбез: «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә теләгән һәркем кушыла ала. Сайтның интерактив картасында үз төбәгеңне сайларга, уңайлы урында теркәлергә һәм гомуми эшкә үз өлешеңне кертергә мөмкин.