ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында Кызыл китапка кертелгән чөгә балыгы белән законсыз сәүдә итүне туктатты

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Уылдык чәчү» операциясе кысаларында Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары территориясендә балык сату урыннары буенча рейд чарасы уздырдылар.

Рейдлар барышында чөгә балыгы белән сату итү фактлары теркәлде. Хокук бозучыларга карата «Сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайван яки үсемлек төрләрен юк итү» ТР КоАП 3.1 статясы буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайван яисә үсемлек төрләрен юкка чыгарган өчен вазыйфаи затларга – ун мең сумнан унбиш мең сумга кадәр һәм юридик затларга йөз мең сумнан ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International