ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Чистай районыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыны Җиңү юбилее белән котладылар

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре «Беренчеләр хәрәкәте» һәм кадет интернат-мәктәбе вәкилләре белән Чистай районының Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Хәйруллинга бардылар.

Ветеран кунаклар белән рәхәтләнеп аралашты, тормышындагы хәрби эпизодларны искә төшерде һәм, олы яшьтә булуына карамастан, үзенең яраткан шөгыльләре турында сөйләде. Кәефе начарланып китсә, ул гармун яки шахмат уйный башлый икән.

Хезмәткәрләр Нәкыйп Мөбарәкшиновичка кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт белдерделәр, аны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, ныклы сәламәтлек, күтәренке рух һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International