Иренмәгез, җыештырыгыз: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгының яр буе территориясен чистарттылар

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Җылы һава торышы урнашу белән, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре  аеруча сакланылучы табигый территорияләрдә көчәйтелгән эш режимына күчтеләр. Алар рейдлар үткәрә, килүчеләргә үз-үзеңне тоту һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйли, браконьерларны тоткарлый, флора һәм фаунаны күзәтә, шулай ук тыюлыкларның яр буе территорияләрендә һәм табигать һәйкәлләрендә тәртип урнаштыра. Шундый зур өмәләрнең берсе «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгы территориясендә узды. Чарага җирле халык һәм район балык тоту кардәшлеге вәкилләре дә кушылды.

«Мондый чараларны үткәрү – чүп җыю гына түгел, ә туган якны кайгырту. Безнең районда ял итү өчен уңайлы матур урыннар күп бит, әмма барысы да үз артыннан җыештырмый. Машиналарда киләсез – чүпне багажникка салыгыз да контейнерга ташлагыз. Нигә үзеңнән соң чүп-чар калдырырга? Һәр катнашучы табигатьне саклауга үз өлешен кертте, 200 капчыктан артык чүп-чар җыйды, ә бу узган елдагыдан күп мәртәбә артык», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Лаеш районындагы районара бүлеге башлыгы Илнур Вәлиуллин.

Исегезгә төшерәбез: табигать территорияләрен һәм су объектларын пычратырга ярамый. Ул туфракка, үсемлекләргә һәм хайваннарга зыян китерә. Махсус сакланылучы табигать территорияләре чикләрендә чүп-чар калдыру – махсус сак режимын бозу һәм административ җаваплылыкка тарту өчен сәбәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International