Уылдык чәчү 2025: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Идел елгасы култыгында су биологик ресурсларын законсыз тотуны чикләделәр

2025 елның 6 мае, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Идел буе районының "Идел" коммерцияле булмаган бакча ширкәтеннән көньяктарак Идел елгасы култыгында «Уылдык чәчү» комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында законсыз балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан гражданин тоткарланды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Исегезгә төшерәбез: 5 июньгә кадәр республикабыз акваторияләрендә «Уылдык–2025» комплекслы оператив-профилактик операциясе уза. Һәвәскәр балык тоту өчен, бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International