Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, «Главрыбвод» ФДБУ, «Подгорнов» ШЭ вәкилләре һәм Спас районы мәктәп укучылары белән берлектә «Балык –булсын» («Рыбе – быть») акциясе кысаларында балык үрчетү өчен 8000 уылдык чәчү урыны куйдылар. Акциядә шулай ук район башлыгы Роман Исланов һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов катнашты.
.jpg)
Уылдык чәчү урыннарын Идел елгасы буендагы Куйбышев сусаклагычы акваториясендә урнаштырдылар. Аларны ылыслы агач ботакларыннан ясаганнар һәм якорьларга һәм йөзмәләргә кимендә метр ярым тирәнлеккә беркеткәннәр. Чыршы энәләре бигрәк тә кулай. Аларга уылдык ябыша. Ботаклар аны суда ерткычлардан яшерә.

Республика сулыкларында мондый эш ел саен балыкларның төрле төрләрен максималь саклау һәм популяцияләүне арттыруга шартлар тудыру өчен башкарыла. Әйтик, узган ел сулыкларда уылдык чәчү чорында 24 км ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылды. «Балык –булсын» («Рыбе – быть») табигатьне саклау чаралары комплексы республикада июнь башына кадәр дәвам итәчәк. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала.
