26 ел элек, 1999 елның 7 маенда, А.П. Пухачев исемендәге төбәк әһәмиятендәге ландшафт профилендәге «Чулпан» дәүләт табигать заказнигы үз статусын алды. Ул Биектау районының Олы Кавал авылы тирәсендә урнашкан.
Заказник территориясе Урта Идел буенда туфракны эрозиядән саклау һәм территорияне эрозиягә каршы оештыру, туфракның уңдырышлылыгын саклауны һәм арттыруны тәэмин итә торган игенчелекнең экологик балансланган ландшафт системасына күчкәндә, авыл хуҗалыгы җирләренең продуктивлыгын, шулай ук биологик төрлелекне арттыру буенча үрнәк булып тора. Монда барысы да: матур буалардан (Солонка елгасы) алып каен, чыршы, нарат, карагай, имән, юкә үскән кыр саклагыч урман полосаларына кадәр кеше кулы белән эшләнгән. Кеше кулы тудырган бу урман массивларын күп кенә кошлар һәм хайваннар үз иткән. Монда без ияләнгән кош-бөҗәкләр белән беррәттән торымтай, алтынсу корташар, зур шөлди, чал тукран, болын һәм кыр карчыгаларын, зур кайгылы күбәләкне, адмирал күбәләген, зур өянке күбәләген, каен ефәге күбәләген, махаонны күрергә һәм ишетергә мөмкин.
Бәйрәм көнендә заказник территориясен саклауда һәм үстерүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт җиткерәбез. Хезмәткәрләр тырышлыгы белән биредә табигать белән кеше арасында балансны саклап калу мөмкин, гармонияле яшәү өчен шартлар тудырыла. Әйдәгез, киләчәк буыннар аның матурлыгыннан һәм байлыгыннан ләззәт алсын өчен, бу гаҗәеп дөньяны саклыйк!