Беркем дә онытылмый: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Лаеш районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 15 каберлеген тәртипкә китерде

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итү алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре районның балык тоту кардәшлеге, «Беренчеләр хәрәкәте», «Яшь гвардия» вәкилләре белән берлектә Лаеш районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 15 каберлеген тәртипкә китерделәр. Төрле сәбәпләр аркасында, туганнары үлгәннәрнең каберләрен карый алмый. Хезмәткәрләр коймаларны тәртипкә китерделәр һәм тирә-як территорияне төзекләндерделәр.

Мондый чаралар – хәтер генә түгел, ә безгә тынычлык бүләк итүчеләр алдында бурыч та. Без бүгенге бәхетле тормышны бүләк иткән үткәнебезне истә тотарга тиеш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International