Бүген, 8 майда, үсемлекләрнең, гөмбәләрнең һәм хайваннарның төрле төрләренең юкка чыгу проблемасына кешеләрнең игътибарын юнәлтергә тиешле бәйрәм – Халыкара Кызыл китап көне билгеләп үтелә!
Беренче Кызыл китап 1963 елда дөнья күрә. Ул ачылмалы календарь сыман була, аннан битләрне алып, аларны яңартылган, төгәлләштерелгән мәгълүматлар белән алыштырырга мөмкин булган.
Хәзер фауна һәм флораның барлык вәкилләре статуслары буенча бүленгән, аларның һәрберсе төсле рамкаларга бүленгән. Алар нәрсә аңлата соң?
Кара (үлеп беткән) – җир йөзеннән юкка чыккан төрләр.
Кызыл (югалып баручылар) – бу төркем вәкилләренең яшәешенә чынлыкта куркыныч яный.
Ак (сирәк) – әлеге хайваннар яки үсемлекләр билгеле бер территориядә яши. Аларның юкка чыгу куркынычы бар, ләкин аларга үлеп бетү куркынычы янамый.
Сары (юкка чыгу куркынычы астында) – вәкилләр саны кискен кими.
Яшел (тернәкләнә торган) – вакытында кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә хлеп бетү чигендә булмаган төрләр.
Соры (билгесез) – саннары турында төгәл фактлар юк.
Исегездә тотыгыз: Кызыл китапка кертелгән барлык флора һәм фауна вәкилләре үзләренең табигый тирәлектәге торышына карата аеруча игътибарга мохтаҗ! Чиксез гүзәл табигатебезне яратыгыз һәм саклагыз!