ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Мөнир Ибәтуллин хөрмәтенә истәлек тактасы куйдылар. Аны оештыру башлангычын ветеран гомер буе яшәгән һәм эшләгән Кама Тамагы районының Келәнче авылы халкы хуплап чыга.
.jpg)
«Мемориаль такта кую – хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә буыннар арасында бәйләүче җеп тә. Без тарихыбызны истә тотарга, Ватаныбыз хакына дошманга каршы батырларча һәм каһарманнарча көрәшүчеләрне искә алырга тиеш», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Кама Тамагы районы буенча районара бүлеге җитәкчесе Рамил Сафин.
Белешмә:
Мөнир Нәбиулла улы Ибәтуллин – 669 укчы полкның укчы батальоны рота командиры, 212 нче укчы Кричев дивизиясен җитәкли, Вангжи (Рига, Латвия) шәһәренең Мактаулы гражданины. Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен Александр Невский, Сугышчан Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, 1 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары; Ленин, Сталин, Жуков медальләре һәм 15 тән артык медаль һәм юбилей билгеләре белән бүләкләнә. Пенсиягә чыкканчы, Келәнче урта мәктәбе директоры булып эшли.