«Буыннар бәйләнеше»: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Әгерҗе районы укучылары велосипедта районның истәлекле урыннары буйлап әйләнделәр

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әгерҗе районы авыл җирлекләре вәкилләре һәм укучылары белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган велойөрештә катнаштылар. Чарада катнашучылар сугыш еллары җырлары астында Кырынды авылы буйлап Бөек Ватан Сугышы Геройлары һәйкәленә кадәр бардылар.

«Велойөреш спорт вакыйгасы гына түгел, яшь буынны патриотик тәрбияләүнең мөһим өлеше дә булды. Без, оныклар һәм оныкчыклар, 80 ел элек сугышта җиңеп, бөтен дөньяда тынычлык урнаштыручыларны онытмыйбыз, алар белән горурланабыз!», – ди «Кичке таң» заказнигы белгече Әлфия Нуриманова.

Чара азагында катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм бер минут тынлык белән батырларны искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International