Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Мамадыш районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты, шәһәр халкын һәм кунакларны ТР Рәисе исеменнән Җиңү көне белән котлады.
«Кадерле мамадышлылар, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, районыбызда туып-үскән 16 меңнән артык кеше фронтка китте, ә яртысы гына әйләнеп кайтты. Ул заманнардан бирле 80 ел үтте, әмма хәтер безнең йөрәкләрдә һаман да саклана. Сезгә ныклы сәламәтлек, күк йөзенең аяз булуын телим», – диде ул.
Чара «Алар безнең хәтердә» акциясе белән тәмамланды. Ата-бабалар батырлыгы турындагы истәлек яши, ә яшь буын геройлар истәлегенә лаеклы булачак.