Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты һәм Совет, Вахитов, Идел буе районнары администрацияләре белән берлектә урамдагы сәүдә урыннары буйлап рейд чарасы үткәрделәр.
(1).jpg)
«Уылдык чәчү-2025» комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында тыю кертелүгә карамастан, елга балыгын сату фактлары барлык өч районда да теркәлде. Хокук бозучыларга карата «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.2 статьясындагы 2 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеделәр.
 (1)(1).jpg)
Исегезгә төшерәбез: 5 июньгә кадәр республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгы тыелган. Һәвәскәр балык тоту өчен, бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.