ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан «Уылдык чәчү» комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында Нурлат районының Юган бистәсе янындагы «Зур Чирмешән» елгасының табигать һәйкәле территориясендә законсыз балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан ике граждан тоткарланды. Аларның кабартыла торган көймәләре һәм ятьмәләре тартып алынды.
Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.