Сулыкларда балыклар уылдык чәчә. Ә балык тыныч кына нәсел үрчетә алсын өчен, аңа ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Алар Зөя елгасында 600 м уылдык чәчү урыны урнаштырдылар. Биредә балыклар өчен барлык шартлар да тудырылган – су чиста, агып тора һәм сай. Чара «Балык – булсын! (Рыбе — быть!)» акциясе кысаларында узды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Ылыслы ботаклардан ясалган уылдык чәчү урыннары, тышкы факторларга карамастан, балыкларның күп төрләрен җитештерүчеләр өчен яхшы урын. Аларны урнаштыру сусаклагычларда су биологик ресурслары запасларын саклап калырга һәм арттырырга мөмкинлек бирә.
.jpg)
.jpg)
Бер-ике көннән үк инде бу нарат ботакларының барысы да диярлек уылдык белән капланачак, ә аннары уылдыклардан маймычлар чыга.