Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Уылдык чәчү» операциясе кысаларында Питрәч районы территориясендә балык сату урыннары буенча рейд чарасы уздырдылар Рейд барышында елга балыгын сату фактлары теркәлде. Хокук бозучыларга карата административ хокук бозу турында Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.2 статьясының 2 өлеше «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» буенча беркетмә төзелде һәм аңлату әңгәмәләре үткәрелде.
.jpg)

Исегезгә төшерәбез: 5 июньгә кадәр республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгы тыелган. Һәвәскәр балык тоту өчен, бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.