«Балыкларга уылдык чәчү чорында ярдәм»: Түбән Кама һәм Чистай су объектларында 800 м уылдык чәчү урыннары урнаштырдылар

2025 елның 20 мае, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә «Балык – булсын» («Рыбе – быть») акциясе кысаларында Чистай районының Прость елгасында һәм Түбән Кама районының Каракүл күлендә 800 м уылдык чәчү урыннары урнаштырдылар.

Чыршы һәм ак чыршы ботаклары – суүсемнәргә иң яхшы алмаш. Энәләр һәм ботаклар, структурасын һәм тыгызлыгын саклап, озак вакыт суда оптималь тирәнлектә кала алалар. Мондый материалдан ясалган ясалма уылдык чәчү урыннары, уылдык чәчүнең төрле срокларда узуын исәпкә алсак, берничә төр балыкта ихтыяҗ тудыра. Май аенда чуртан уылдык чәчә, аның артыннан – алабуга, чабак, корбан балык, табан балык уылдык сала.

Исегезгә төшерәбез: табигатьне саклау чаралары комплексы республикада июнь башына кадәр дәвам итәчәк. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International