Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында «Евразия күлләре: проблемалар һәм аларны чишү юллары» III Халыкара конференциясе ачылды. Өч көн дәвамында Россия, якын һәм ерак чит ил галимнәре уникаль табигый сулыкларны саклау проблемалары турында фикер алышачак. Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов мөрәҗәгать итте.
(2).jpg)
«Кешенең көн саен төче судан файдалануы һәм климатның үзгәрүе бөтен дөньяда күлләр дәрәҗәсенең кимүенә китерә. Тормыш бер урында тормый һәм безне яңа механизмнар, мониторингның инновацион ысулларын һәм су объектларын саклауның перспектив чараларын эзләргә мәҗбүр итә», – диде ул.
