Лекцияләр һәм флешмоб: Татарстанның үсеп килүче буыны Идел көнен бәйрәм итте

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Идел-Россиянең генә түгел, бөтен дөньяның иң зур елгаларының берсе. Аның озынлыгы 3,5 мең километрдан артып китә, ә бассейн мәйданы ил территориясенең 8 % ын тәшкил итә. Ул борын-борыннан шәһәрләрне туендыра, су белән тәэмин итә һәм бәйли. Идел көнен бәйрәм итү кысаларында Төбәк әһәмиятендәге табигать тыюлыкларының 11 администрациясе хезмәткәрләре балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр өчен танып-белү лекцияләре үткәрделәр. Балалар Идел-ана турында иҗади номерлар әзерләделәр, шулай ук аның турында кызыклы фактлар һәм кешенең дөрес булмаган гамәлләренең теләсә кайсы су объектына һәм анда яшәүчеләргә ничек йогынты ясавы, киләчәк буыннарга аларны саклап калу өчен нәрсә эшләп булуы турында белделәр. Чаралар Россиянең кече елгалары исемнәре төшерелгән зәңгәр тасмалардан флешмоб белән тәмамланды.

«Бүген без су ресурсларын рациональ файдалану һәм саклау проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән флешмобта бик теләп катнаштык һәм табигатебез иминлегенә үзебезнең кечкенә өлешебезне керттек», – дип хисләре белән уртаклаша акциядә катнашучылар.

Идел көне – кешеләрне елгаларны чиста саклау проблемасына җәлеп итү өчен оештырылган бәйрәм. Ул бит Россиянең горурлыгы гына түгел, ә мөһим табигый ресурс та. Ә мондый актив башлангычларның бер өлешенә әверелгән үсеп килүче буын экологик фикерләүне һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәтне үстерүгә зур өлеш кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International