«Табигатьне яратып»: Лаеш районы укучылары республика флорасын һәм фаунасын кем һәм ничек саклавы турында белделәр

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Биологик төрлелек көне алдыннан Лаеш районының 3 нче мәктәбе укучылары өчен дәрес үткәрде. Укучылар тыюлык хезмәткәрләренең махсус сакланучы табигать территорияләрендәге эше һәм аларның теге яки бу флора Һәм фауна вәкиленең төрен ничек саклавы турында белделәр.

Чара ахырында балалар «Тыюлыкта кем эзе калган?» уеныны аша алган белемнәрен ныгыттылар, һәм хайваннар һәм үсемлекләр турында аппликация ясадылар.

Хәзер якынлашып килүче җәйге каникулга мәктәп укучылары яңа белем туплап китә һәм, бәлки, киләчәктә аларның кайсыдыр «табигать сакчысы» булырга теләр. Биотөрлелекне саклау – безнең уртак бурычыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International