Җылы ял көннәрендә табигатьтә ял итүчеләр күп була. Алар урманнарда, паркларда һәм махсус сакланылучы табигать территорияләрендә йөриләр. Мондый «эссе чор»да ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре табигатьне саклау режимын бозу ихтималын булдырмауга һәм табигать комплексларына, тыюлыкларның һәм һәйкәлләрнең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына зыян китерүне булдырмауга юнәлдерелгән чараларны даими рәвештә үткәрә.
.jpg)
«Махсус сакланылучы табигать территорияләрендә заказниклар һәм тыюлык зоналары территориясендә нәрсә эшләргә ярый һәм нәрсә эшләргә ярамый икәнлеге күрсәтелгән мәгълүмати аншлаглар урнаштырылуга карамастан, барыбер ни эшләсәң дә ярый, дип ышанган кешеләр табыла», – дип билгеләп үтә А.П. Пухачев исемендәге «Чулпан» заказнигы башлыгы Дамир Фатыйхов.
(1).jpg)
Рейд барышында РФ Административ хокук бозулар Кодексының «Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу» 8.39 статьясы буенча механик транспорт һәм һәм йөзү чаралары белән йөргән һәм туктаган өчен 3 административ беркетмә төзелде. Хокук бозучылар белән аңлату әңгәмәсе үткәрелде, аның барышында белгечләр ял итүчеләрнең махсус сак режимын үтәү турындагы сорауларына җавап бирделәр. Исегезгә төшерәбез: аеруча саклана торган табигый территорияләрнең махсус режимны бозган өчен Россия Федерациясе законнары белән административ һәм җинаять җаваплылыгы билгеләнә.